Министр Марат Җәббаров эш визиты белән Балык Бистәсе районына килде
Җәмгыять

Министр Марат Җәббаров эш визиты белән Балык Бистәсе районына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Балык Бистәсе районына килде.

Район башлыгы Радик Ислямов белән берлектә ул районның агросәнәгать комплексы төп объектларын: Яңа Арыш авылында «Умная ферма» инвестиция проектын гамәлгә ашыру барышын, Күгәрчендә «Рус мәрмәре» ачык җәмгыяте эшен, шулай ук Балык Бистәсе сөт комбинаты төзелешен карады. 

Эш сәфәре инвестиция проектларын тормышка ашыруга һәм район агросәнәгать комплексын үстерүгә багышланган иде.


Нет комментариев