Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Министр Эльмира Зарипова сугыш ветераны Мирзахан Әхмәтов белән очрашты

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар дәвам итә.Район үзәгендә һәм авылларда урнашкан сайлау участокларыннан халык өзелми. Берәү дә республика, ил язмышына битараф түгел.

Ямаш авылыннан сугыш һәм  хезмәт ветераны,  гасыр яшьтәше Мирзахан Әхмәтовның моңа кадәр дә сайлауларны калдырганы булмаган. Бүген дә ул бик теләп өендә сайлау участогы комиссиясе вәкилләрен кабул итте һәм лаеклыларга үз тавышын биреп бюллетеньнәрне  урнага төшерде.

Ветеранның хәлен белергә килгән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район халыкны социаль яклау бүлегеннән Фирая Әхмәтҗанова аның ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшәвенә, зиһенле булуына сокланып куйдылар. Ут-суны кичкән Мирзахан ага исә җитәкчелеккә ихлас рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде: "Бөек Ватан сугышында  бүгенге матур тормыш өчен көрәшкән буын без. Илебез бердәмлеге белән Җиңү яуладык. Аның никадәр корбаннар, авырлыклар бәрабәренә яуланганын киләчәк буыннар онытмасын, дөньялар тыныч булсын!" - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса