Газета битләрендәге гыйбрәтле хәлләрне, төрле язмышлы кешеләр турында укып барам. Быел миңа 24 яшь тулды. Март аенда никах укытып, кияүгә чыктым. Әмма ул көнем бер яктан бәхетле булса да, икенче яктан бик моңсуга әйләнде. Никахым көнне әти-әнием бар җыелган халык алдында, безне котлаганда, минем ятим бала икәнемне әйтте. Бер мәлгә...
+
Күңел нишләргә дә белмәде. Кычкырып елыйсым килде. Әмма кунаклар алдында тыелып калдым. Баксаң, әти белән әни мине балалар йортыннан алып үстергән. Мин алар өенә җиде яшьтә кайтканмын икән. Бу гаиләдә яшәгәндә бер генә кырыслык, начар мөнәсәбәт сизмәдем. Мин ятимдер дигән уй башыма да килмәде.
Нет комментариев