" Мин беркайчан да андый булмыйм"
Җәмгыять

" Мин беркайчан да андый булмыйм"

Бигрәк болгавыр, куркыныч тормышта яшибез. Наркомания кебек афәт тамыр җәйгән заманда балаларның киләчәге өчен кот чыгып тора. Ел саен наркоманнарның яше түбәнәюен, ә аларның саны, киресенчә, артуын күрү тагы да аянычрак.

Республикабызда 26 нчы майдан 26 нчы июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" акциясе игълан ителде. Районыбызда, авыл җирлекләрендә әлеге акция кысаларында төрле чаралар үткәрелеп килә. Без - Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмадык. 2 нче июнь көнне балалар өчен "Мин тормышны сайлыйм" диеп исемләнгән тәрбия сәгате үткәрдек. Әлеге чараның максаты балаларны тормышка, безнең яшәешебезгә аек акыл белән карарга өйрәтү һәм дә наркомания кебек җитди проблеманың никадәр тирән булуына төшендерергә тырышуга юнәлдерелгән иде. Бүгенге тәрбияви чара балаларга гади бер лекция укуга гына кайтып калмыйча, тематик уеннар, дискуссия һәм викторина белән үрелеп барды. Сатистиканың әфьюнга бәйле саннар, әфьюннарның төрләре турындагы мәгълүматларны зур кызыксыну белән тыңлады балалар. Билгеле бер ситуацияләрдә "Юк" дип әйтергә өйрәнделәр, начар гадәтләр темасына багышланган кроссвордны чиштеләр. Түгәрәк ясап тезелеп баскан балалар, тупны бер - берсенә биреп, "Беркем дә белми, мин..." дигән сүзтезмәне дәвам итеп, үзләренең яшерен хыял - максатлары белән уртаклаштылар. Кичә барышында һәрберсенә өләшенгән "йөрәкләргә" язылган "Мин беркайчан да андый булмыйм, чөнки..." дигән җөмләне дәвам итеп, барлык уй - фикерләрен әлеге серле "йөрәкләргә" төшерделәр. Һәрбер "йөрәктә" "Мин тормышны яратам" дигән мәгънәнең ярылып ятуы бигрәк тә сөендерде.

Әлеге чарада алган белемнәрен ныгытып, егетләр - кызлар ике командага бүленеп, әфьюн кулланучы кешенең, үзләре күзаллаганча, портретын ясадылар. Бүгенге чараның истәлеге итеп балаларга буклетлар өләшенде.

Аллаһы Тәгалә без - кешеләр бәхетле булсын өчен агачларны, якты кояш, чиста су һәм уңдырышлы туфракны яраткан. Әлеге бәхетне күреп, хозурлану яисә башка, тайгак сукмактан китү һәркемнең үз эше. Әгәр дә Ходай сиңа гомер биреп, саулык белән бүләкләгән икән, димәк, син әле бу тормышта нәрсәгә дә булса өметләнә, үзалдыңа зур максатлар куя аласың дигән сүз. Әгәр син бар көчеңне куеп, шул максатларга ирешергә омтыласың икән, димәк, син дөрес юлда. Үсеп килүче буынга да шушы хакыйкатьне аңларына сеңдереп, яман гадәтләрнең ятьмәсенә эләкмичә яшәргә өйрәтә алсак иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА


Нет комментариев