Миләүшә Зарипова: "Гаилә нигезе нык булсын!"
Җәмгыять

Миләүшә Зарипова: "Гаилә нигезе нык булсын!"

Миләүшә Зарипова –район гражданлык хәлен теркәү (ЗАГС)бүлеге мөдире:

–Кеше гомерендә истә кала торган куанычлы вакыйгалар аз түгел. Шуларның иң кадерлеләре, мөгаен, никахлашу һәм бала туу тантаналарыдыр.  Узган ел безнең бүлектә 65 парның язылышуы теркәлде. Бу – 2020 ел белән чагыштырганда бер тирәлектә баручы саннар. Әлбәттә, күп дип әйтеп булмый. Моннан 5-8 еллар элек 100 дән артык гаиләгә язылышу шәһадәтнамәсе тапшыра идек. Соңгы елларда вәзгыять үзгәрде. Көтмәгәндә килеп чыккан пандемия афәте дә моңа үз киртәләрен, чиген куймый калмагандыр. Яшьләр хәзер гаилә корырга бик ашыкмый. Җаваплылыктан куркуларымы, әллә башка сәбәптәнме–аңламассың. Шул ук вакытта араларында “Гражданский брак” белән яшәүчеләр дә бар бит әле.

Сабыйлар тууга килгәндә, узган ел 45 бала безнең бүлектә теркәлеп, туу турында таныклык алдылар. Күпчелек очракта бала туганнан соң таныклык шул ук тудыру йорты урнашкан җирлектән бирелә. Шуңа күрә яңа туган сабыйлар күп булып та, бездә азчылыгы теркәлергә мөмкин.

Бүгенге яшьләргә авырлыклардан курыкмагыз, һәр көннең кадерен белеп, сөеп-яратылып яшәгез дияр идем. Яшь гаиләләр саны артсын, бер кабызган гаилә учагы сүрелмәсен, нигезләр таркалмасын. Парлы булып тату яшәгәндә генә тирә-юньнең матурлыгын, гүзәллеген күрәсең. Барыбызга да бәхет-сәгадәттә яшәргә насыйп булсын!


Нет комментариев