Мескенме без?
Җәмгыять

Мескенме без?

«Бер гаепсез башын иеп йөри, Татар теле укытучылары». (К. Сибгатуллин). Якташым Кадыйр Сибгатуллинның әлеге шигъри юллары миңа - татар кешесе, белемем буенча журналист кына түгел, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган кешегә бик нык тәэсир итте. Бер мәл мин үземне бер мескен кебек хис иттем. Һәм университетта укыган чакта...

1985 нче елда Лилия апаны шәһәр мәктәпләренең берсенә татар теле укытучысы итеп билгелиләр. Шушында Лилия апа беренче тапкыр үзен мескен шәхес итеп хис итә дә инде. Кимсенү дигән хисне үз җилкәсендә татый. Иртәнге сәгать 8 гә мәктәпкә килеп утырган татар теле укытучысы белән беркем дә кызыксынмый. Үзебездән туган балаларга үзебезнең телне өйрәтү вакыты 7 нче дәрескә калдырыла. Бу вакытта инде татар телен белергә теләмәгән укучылар гына түгел, укытучы да арый. Лилия апаның милли хисләре шулкадәр көчле була ки, ул укучыларны мәҗбүриләп дәрескә алып кереп, кысан гына бүлмәдә туган телләренә мәхәббәт уятырга тырыша. Рус балаларына гына түгел, хәтта татарча аңламаган чып-чын татар балаларына да татар теленең матурлыгын рус теле аша аңлата ул. Ләкин бу тырышлыкларның барысы да күп очракта җан әрнүе, күз яшьләрен түгү белән тәмамлана..
"Хәзер инде барыбер андый мыскыллы карашлар артта калды. Татар китапларының күп тираж белән басылуы, татарча радио-телевидение тапшыруларының ешаюы куанычлы хәл, әлбәттә",-дип тә өстәде әле күңелендәге сөенечен, горурлык хисләрен яшерә алмыйча.
Ләкин элек-электән кимсетелеп килгән татар теленең изелүе бүген дә дәвам итә. Шәһәрдә яшәүче татар (!) яшьләренең күбесеннән: "Мин русча гына аралаша алам. Татар телен өйрәнәсем килми. Аны үзләштергәнче инглиз яки кытай телен өйрәнәм. Алар татар теленә караганда заманчарак һәм кирәгрәк",- дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.
Нурихан Фәттахның "Кичү" романындагы мәктәп директоры Михаилның үзенең укучысына әйтелгән мондый сүзләре бар: " Татар теле ул-урам теле. Киләчәктә бу телдә бомжлар, авыл хатыннары гына сөйләшәчәк". 2007 нче елларда матбугатта танылган журналист Рафис Җәмдиханның "Татар телен таптарга кирәк" дигән күләмле язмасы басылып чыккан иде. Ул анда татар телен сленглар, жаргоннар ярдәмендә саклап калу тәкъдиме белән чыкты. Рус сүзләре белән болай да чуарланып беткән телне сленглар, жаргоннар белән нигә таптарга инде? Телне болай саклап калырга тырышу-мәгънәсезлек, минемчә. Бөке, коенмалык, таба (танцпол мәгънәсендә), текә, манчу кебек сленгларны телебездә куллана башласак та, күпләр моның мәгънәсен аңлый алмас иде. 1992 нче елда татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителгән иде. Ләкин, ни кызганыч, бүгенге яшьләргә күз салсак, татар телен нигезендә белмәүче, урысча аңламаучылар буыны үсеп килә бугай, җәмәгать!
Татар теле дәресләренең кыскаруы, милли сектантлык, катнаш никах, исем кушу кебек күренешләр - безнең иң авырткан җиребез булып кала бирә. Ни кызганыч, "милләт", "тел" төшенчәләре яшьләребезне борчымый да бугай, алар бу хакта уйланмыйлар да булса кирәк. Ә бит киләчәк нәкъ менә алар кулында.
Гомумән, без күп язабыз, күп сөйлибез, ә асылда телебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен үзебезнең тарафтан үк аз эшләнә түгелме, алга китеш сизелми дә кебек. Әмма ни генә булмасын, үзебезнең илдә үзебезнең телне укытырга, үзебезнең телдә горурланып, батыраеп сөйләшергә безнең тулы хакыбыз бар!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Корноухово авылы.

Нет комментариев