Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Матурлыкка, чисталыкка ирешәсе иде

2009 елда районыбызның Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы 6 нчы йортка капиталь ремонт уздырганнар.

  Йорт тыштан җылытылып сайдинг белән тышланган. Әмма вакытлар узу белән ул сынып, ярылган. Газ торбалары каралып каушакланган, подъездга керүгә штукатурка коела, бетон идәннең ватык урыннары күп, ул имгәнү куркынычы тудыра. Быел очрашу вакытында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин да күрде әлеге хәлне һәм булышырга вәгъдә бирде. Аның һәм район җитәкчелеге ярдәме белән бер генә подъездга булса да идәннәргә плиткалар ябыштырылды, газ торбалары буялды. Тәрәзәгә пәрдәләр элгәч, гөлләр дә куйгач подъезд яктырып, матурланып китте. Йорттагыларга хәзер шушы чисталыкны саклап яшәргә, өмәләрдә актив катнашырга гына кирәк.

Җитәкчеләребез берничә елдан йортның тышкы ягына гына түгел, подъездларга да капиталь ремонт ясалачагын җиткерделәр. Халыкта: “Башланган эш - беткән эш”, дигән әйтем бар. Ышанабыз, әкренләп барысы да булыр Алла боерса. Йортларыбыз янәдән матурлыкка төренер.

Райлә Дудко,

ТОС җитәкчесе.

 

twitter.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса