Масловка авылының “Ягодка” балалар бакчасы бинасы моннан нәкъ утыз өч ел элек файдалануга тапшырылган булган. Вак- төяк төзекләнү-ремонтлар булып торса да, мондый колачлы үзгәртүләр тәтемәгән бинага.
Менә бәхет сәгатьләре сукты масловкалыларның- бина өр-яңадан яңарып, капиталь ремонтланып файдалануга тапшырылды. Биредә эшләрне инде районыбызда “үз имзасы” белән аерылып торган, дистәләгән объектларга яңа тормыш бүләк иткән “Строитель-5” җәмгыяте төзүчеләре башкарганнар. Кыска гына вакыт эчендә суүткәргечләр, канализация, электр челтәре, янгын куркынычсызлыгы җиһазлары, 830 квадрат метрда түбә тулысынча яңартылган, бина металл сайдинг белән тышланган, 75 тәрәзә, 78 ишек алыштырылган. Бакчаның территориясен төзекләндерү максатында республикадан өстәмә акча килеп төшкән. Димәк әле эшләр алга таба да дәвам итәчәк.Төзүчеләр чыгымнарны керү юлларына брусчаткалар җәю, машиналар туктау урыннарын булдыру өчен тотачаклар.
- Бина “биш с плюсом” билгесе белән тапшырыла. Бакчаның исеме җисеменә туры килә хәзер. Киләчәктә биредә балалар саны тагын да ишәйсә иде. Шуны истән чыгармыйк: бала 70 процент чамасы биш яшькә кадәрле чорда актив формалаша. Менә мондый шартлар булганда, без киләчәк буын өчен шат булырга тиешбез. Шат авазларда, матур вакыйгалар белән гөрләп яшәсә иде бу йорт,- диде Илдар Таҗетдинов.
Татарстан мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев та төзүчеләрнең сыйфатлы эшен, бинаның эчендәге җиһазларның яңаруын югары бәяләде. Ата-аналар исеменнән Розалия Егорова, бакча мөдире Гөлназ Пронина республика, район җитәкчелеге, төзүчеләр адресына үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бу көнне балаларның шатлыгыннан да ихлас олы куану булмагандыр. Алар бинага канатланып кына уздылар.
Әлеге бәйрәмгә килгән кунаклар соңрак Масловка мәктәбенең яңа уку елына әзерлеге белән дә таныштылар. Биредә олы яңалык - планеризм яшүсмерләр үзәге ачылачак, ягъни “Д” категорияле аэродром класс проекты тормышка ашырыла башлаячак. Проект кысаларында балалар авиация тармагы буенча профессиональ дәрәҗәдә белем үзләштерергә, тренажерларда күнекмәләр узарга тиеш булалар.Әлеге проект хакында аның авторы, башлап йөрүчеләрнең берсе - “Казанская ярмарка” генераль директоры Леонид Семеновның чыгышы белән газетабызның сайтында урын алган видеоязма аша якыннанрак таныша аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев