Марат Ахметов Балык Бистәсе районында  игеннәрнең торышыннан канәгать булуын белдерде
Җәмгыять

Марат Ахметов Балык Бистәсе районында игеннәрнең торышыннан канәгать булуын белдерде

Бүген Татарстан респупликасы авыл хуҗалыгы министры Марат Ахметов район хуҗалыкларында урып- җыю эшләренең барышы белән танышты. Вертолеттан күргәннәренә нәтиҗә чыгарып, министр иген басуларының торышына югары бәя бирде.

" Күренеп тора, уңыш мулдан өлгереп килә.Хәзер бар көчне аны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтергә кирәк. Тәүлеклек суктыруны 4-4,5 мең тоннага җиткерә алсагыз яхшы булыр. Инде 5 мең һәм аннан да югары чикне узасыз икән, монысы тагын да әйбәтрәк."- диде ул.

Район башлыгы Илһам Валеев соңгы көннәрдә 93 комбайнның уракта катнашуын, шуның 30 чит ил техникасы булуын ассызыклап үтте.Тәүлегенә 3800- 4000 тонна ашлык амбарларга кайта башлады. Иртәгә районның төньягында урнашкан тагын берничә хуҗалык бөртеклеләрне суктыруга керешәчәкләр. Димәк, тулаем суктыру планлаштырылганга якын булыр дип фаразлана. Соңгы көннәрдә район комбайнчылары арасында лидерлык итүче "Логос" хуҗалыгы комбайнчысы Петр Щербаков көненә 180- 200 шәр тонна ашлык суктыра. Беренче унлыкта баручы комбайнчыларның да көнлек күрсәткечләре 100 тоннадан төшкәне юк. "Зюзино", Масловский" "Габдриев" хуҗалыкларында уртача гектар уңышы 45-50 шәр центнер чыга.

_ Россия буенча авыл хуҗалыгына безнең Татарстан кебек ярдәм иткән бер генә регион да юк. Шулай булгач, биргәннең әҗерен дә кайтарасы килә бит. Быел 5-6 миллион тонна чамасы уңышка өметләнеп торабыз. Өметебез аклансын иде инде.Республика кырларында, шул исәптән сездә дә уңыш бар. Урып- җыю эшләре соңарып бара, игеннәрнең өлгереше болай булса, сабан культураларын суктыру сентябьгә калмагае. Шуңа күрә, урып- җыю темпын көчәйтергә кирәк. Һзр сәгать исәптә,-диде министр.

Республика җитәкчесенең авызыннан сыер малы тоткан авыл кешесен шатландырырлык сөенечле хәбәр дә яңгырады. Бу көннәрдә республикада сыер башына 3 мең күләмендә субсидия бирү мәсьәләсен хәл итү өстендә эшлиләр икән. Һәрхәлдә, бу мәсьәлә Президентыбыз тарафыннан хуплау тапкан инде.

Вазыйх Фатыйхов.


Нет комментариев