Балык Бистәсендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

Август - яңа уку елына әзерләнү вакыты. Беренче сыйныф укучылары өчен ул зур белем дөньясына ишекләрне ача, анда аларны гаҗәеп ачышлар көтә.

Ә өлкәнрәк балалар өчен 1 сентябрь - каникуллардан соң дуслары белән сагынып күрешү, якты тәэсирләр белән уртаклашу һәм мәктәп тормышының гадәти җаена кайту. Инде ничәмә ел рәттән Татарстан Республикасы Рәисе, Республика иганәчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы инициативасы белән республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» масштаблы акциясе үткәрелә. Ул гаиләләргә яңа уку елына әзерлектә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

Аңа хуҗалык, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, депутатлар, эшмәкәрләр һәм шәхси затлар актив кушылды. Игелекле һәм ярдәмчел кешеләр дистәләгән балага Белем бәйрәмен тагын да ямьлерәк һәм истә калырлык итәргә ярдәм итәләр. Чара Балык Бистәсенең 1 нче номерлы гимназиясе мәйданчыгында узды. 

- Без бу акцияне ел саен үткәрәбез һәм балаларны бар кирәк-яраклар белән тәэмин итәбез. Битараф булмаган балыкбистәлеләргә сизгер мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт. Балаларның барысы да лаеклы белем алырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Радик Ислямов. 
Акция кысаларында балаларга уңайлы сумкалар, канцелярия кирәк-яракларының тулы наборы һәм башка файдалы бүләкләр тапшырылды. Бу уку елы һәркем өчен зур җиңүләр вакыты булсын!


Нет комментариев