Газетабыз юбилееннан - районның 95 еллыгына
Кадерле дуслар! Сезнең белән яңа – 2022 ел бусагасыннан атлап алга уздык! Безгә күрсәткән тугрылык һәм ышанычыгыз өчен ихластан барчагызга да рәхмәтемне белдерәсем килә.
Без социаль челтәр, интернет ресурслары киң җәелгән чорда газетаның тиражын саклап кала алдык. Актив хәбәрчеләребез Светлана Кутлина (Балык Бистәсе), Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Яңа Арыш), Гүзәл Хәбибуллина (Корноухово), Рузидә Гатауллина (Котлы Бөкәш), Рамазан Кәбиров (Югары Тегермәнлек) һәм башка әбунәчеләребез районыбызның төрле почмакларыннан яңалык-хәбәрләр, мәкаләләр юллап тордылар. Фикердәшләребез – укучыларыбыз, дусларыбыз белән бергә киләчәктә дә район вакыйгаларын киң һәм ачык итеп яктыртырбыз дип өметләнәм.
Сезнең белән, хөрмәтле укучылар, ел башыннан бирле үзебез салган сукмаклар буйлап газетабызның 90 еллык сәхифәсен барладык – юбилей елын лаеклы уздык. Районыбызның тарихын баеткан данлы шәхесләр, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышларны ачыкладык. Җәмгыятьтә үзгәрешләр булып торса да күңел гаме шул ук калды: илгә – иминлек, гаиләгә – бөтенлек, балаларга – тәүфыйк, һәр барча җанга сөю, сәгадәт, бәхет телисе килә.
2022 ел күп кенә күңелле вакыйгалар һәм бәхетле мизгелләр алып килсен. Без кыю рәвештә районыбызның 95 еллыгына атладык. Алда яңа перспективалар барлыкка килсен һәм куелган бурыч-максатларыбыз тормышка ашсын!
Луиза Ананьева
Нет комментариев