Икенче яртыеллыкта район буенча «Авыл офыклары» газетасына 892, ә «Сельские горизонты» газетасына - 612 хуҗалыкта алдыралар.
Сер түгел, өч-дүрт ел элек Балык Бистәсе почта элемтәсе участогында язылучылар күбрәк булган. Укучылар саны елдан-ел кими бара. Шул ук вакытта район үзәгендә яшәүчеләр саны кимемәгән: 1 июльгә 7735 кеше тәшкил итә!
Район халкы газетага язылудан баш тарту сәбәпләрен төрлечә аңлата.
Почта эшендә дә проблемалар бар, әмма бу юлы аларга тукталырга теләмим. Язылу бәясе арту да күзәтелә.Ләкин уйлап карасаң, тәмәке тартучылар бу сумманы ике-өч көндә сарыф итәләр, һәм күбебез өчен бу суммакибеткә барганда инде сизелми диярлек. Акчаны санаучылар өчен аңлатып узабыз. «Авыл офыклар» газетасының атнага бер тапкыр гына чыга башлавы вакытлы матбугатка язылу бәясен арттырмас өчен эшләнде. Без бу адымга газетаны чыгару чыгымнары арту сәбәпле бардык. Газета атнага бер тапкыр чыкса да, аның битләр саны кимемәде. 8 битле «Атна вакыйгалары»кушымтасы да килеп тора. Шулай итеп, газета укучылары 16 битлек «толстушка»ны укыйлар.
Тагын бер сәбәп - «социаль медиада яңалыклар укыйбыз»,- диләр. Алай дисәң, яраткан башкаручыларның җырларын да интернет аша тыңлап була бит. Тик шулай да концертларга йөрибез.Билет бәясе дә арзан түгел.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Луиза Ананьева.
Нет комментариев