Ике уртача зурлыктагы ташкабакны эре угычтан кырабыз.
Тоз сибәбез дә алып куеп торабыз, аның хәйран гына суы чыгарга тиеш.
Ярты сәгатьләп торганнан соң, аерылып чыккан суын түгәбез һәм 3 йомырка, 1 кап камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель) яки аш серкәсе белән яндырылган сода, берничә тырнак изелгән сарымсак, тоз, шикәр комы, туралган яшел тәмләткечләр, он салып болгатабыз. Онны өсти-өсти туглыйбыз. Коймак камыры кебек булырга тиеш. Камырны кайнар майлы табада кыздырабыз.
фото Шәһри Казан сайтыннан.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/liliya-mullagalievadan-tashkabak-koymagy-retsepty
Нет комментариев