Ленин урамында хәрәкәт итү юлы берьяклымы?
Җәмгыять

Ленин урамында хәрәкәт итү юлы берьяклымы?

Редакция укучылары белән даими элемтәдә. Газетабызның «Сорау-җавап» рубрикасына да балыкбистәлеләрдән бик күп сораулар килә. Поселокның үзәк урамнарының берсендә юлларда техниканың хәрәкәт итү схемасын үзгәртү белән бәйле сорау да халыкны кызыксындыра. Ни өчен Балык Бистәсенең Ленин урамында юл берьяклы булачак? Мондый карар нәрсәгә бәйле һәм ул транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтендә ничек чагылыш табачак?

Әлеге сорауларга Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов җавап бирә: 
- Юл хәрәкәте иминлеген арттыру һәм транспорт хәрәкәте өчен шартларны яхшырту максатларында, «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 8 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясы нигезендә, шулай ук Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Уставына таянып, әлеге карар Ленин урамында  транспорт агымының артуы һәм машина йөрү өлешенең киңлеге җитәрлек булмавы белән бәйләп кабул ителде. Транспорт һәм җәяүлеләрнең өзлексез һәм имин хәрәкәтен тәэмин итү өчен, узган елның 9 декабреннән Ленин урамының Садовый тыкрыгы белән киселешеннән алып З.Шәймәрданов урамы белән киселешенә кадәр хәрәкәт бер яклы булачак.
 


Нет комментариев