Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре көне уңаеннан.
Бу атна ахырында “Теплоэнергосервис” муниципаль унитар предприятиесе хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - торак-коммуналь хуҗалык көнен билгеләп үтәләр.
“Теплоэнергосервис” предприятиесе, халык телендә “коммунхоз” дип йөртелә торган оешманың дәвамчысы-варисы була инде. Күп тапкырлар рәсми исеме үзгәртелсә дә, җисеме, максат-бурычлары бер үк булып кала. Ул да булса, район үзәге халкын су, җылылык белән тәэмин итү, бистәбезнең парк-бакчаларын тәртиптә тоту. Бер җөмләгә төйнәп әйтсәк, гражданнарыбызга уңайлы яшәү шартлары тудыру, инфраструктураның тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итү. Кыскасы, 80 гә якын кешене берләштергән оешма хезмәтчәннәренең эш-мәшәкатен, кем әйтмешли, тавык чүпләп бетерерлек тә түгел. Кранда су, торбаларда җылылык булганда аларның хезмәте күренми дә кебек. Оешманың дилбегәсе яшь, энергияле, һәр яңалыкка омтылучан Альберт Мифтахов кулларында. Җитәкче исә үз эшчәнлегендә коллективның тәҗрибәле хезмәтчәннәренә таянуын ассызыклады, форсаттан файдаланып, хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Оешма хезмәт күрсәтә торган су үткәргеч челтәре 69 километрны тәшкил итә. Җиде су куу җайланмасы җир асты чыганакларыннан елына 304 мең куб метр су күтәрәләр. Соңгы елларда яңа су үткәргечләр сузу буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Соңгы ике елда Балык Бистәсендә “Чиста су” программасы кысаларында 17 километрга якын су торбалары сузылган. Моннан тыш үз хисапларына 3 тирәнлек насосы алыштырганнар. Бу юнәлештә эшчәнлек агымдагы елда да дәвам итәчәк. Болар барысы да балыкбистәлеләрне су белән тәэмин итүне күпкә яхшыртачак әлбәттә.
Анатолий Потапов бу тармакка 30 елдан артык гомерен биргән фидакарьләрнең берсе. Хезмәт юлын гади слесарь булып башлаган Анатолий менә 5 ел инде участок мастеры вазыйфаларын башкара. Район территориясендәге су үткәргечләр челтәрен биш бармагы кебек белә ул. Район халкын су белән тәэмин итүдә слесарьлар Андрей Фугин, Илмир Хөснетдинов, операторлар Илсур Әскаров, Габделхак Фәттахов һәм башкаларның өлеше күләмле булуын билгеләп үттеләр җитәкчеләр.
Исеменнән үк күренеп тора, җылылык белән тәэмин итү оешма эшчәнлегендә төп юнәлеш. Район үзәк больницасын, ике мәктәпне, өч балалар бакчасын, мәдәният йортын, салым, полиция һәм башка бюджет оешмалары биналарын, җиде күп фатирлы йортны җылыталар. 12 газ котельныенда 22 газ казаны урнаштырылган. Аларга 26 оператор хезмәт күрсәтә. Бу гаять җаваплы участок белән Айрат Әльмиев җитәкчелек итә. Ул Гарифулла Гыйззәтуллин, Илсур Фәрзекәев, Юныс Хәбибуллин кебек бай тәҗрибәле операторларны мактап телгә алды. Алар эшкә мөнәсәбәтләре белән күпләргә үрнәк булып торалар икән.
Оешма карамагында 9,4 километр канализация челтәре бар. Май аенда яңа чистарту корылмасын да файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аның куәте тәүлеккә 450 куб.метрны тәшкил итәчәк.
-Район башлыгы Илдар Таҗетдинов коммуналь хуҗалык проблемаларын даими күз уңында тота. “Чиста су” программасына керү, чистарту корылмаларында төзекләндерүне тәмамлау аның кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды,- ди Альберт Мифтахов.
Райондашлар игътибар итми калмагандыр, соңгы елларда поселогыбызның йөзе ямьләнә. Балыкбистәлеләр, районыбыз кунаклары рәхәтләнеп ял итәрдәй парк, скверларыбыз бар хәзер. Бу матурлыкны тудыруга “Теплоэнергосервис” хезмәткәрләре дә лаеклы өлеш кертәләр. Клумбаларга чәчәкләр, юл буйларына агачлар утыртып тәрбиялиләр. Җәйге айларда урам, тротуарларны чисталыкта, тәртиптә тоту да алар өстендә.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото автордан.
Нет комментариев