Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Лаеклы җиңү! Үрнәк гаилә!»

2024 ел, белгәнебезчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

Бу ел кысаларында гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатларында республика һәм муниципаль масштабта мәдәни, спорт, мәгариф, фәнни чаралар үткәрелә. Әйтик, «Әти, Әни, Мин – ГТО гаиләсе» республика онлайн акциясе шундый чараларның берсе булды, ул агымдагы елның 26 февраленнән 15 мартына кадәр узды. 
Әлеге конкурс «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырылды һәм Гаилә елына багышланды. Акция ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырылды. Шунысы игътибарга лаек, әлеге конкурста районыбызның Яңа Арыш авылыннан Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсе дә катнашты. Конкурсның төп шарты: барлык әгъзаларның бер үк вакытта ГТО нормативын үтәве теркәлергә тиешле видеоролик яздыру. Мөхәммәтрәхимовлар бу эшне бик яхшы башкардылар: алар гаилә әгъзалары белән түбәндәге ГТО нормативлары белән видеоролик яздырдылар: гәүдәне аркада ятып күтәрү (пресс), кулларны идәндә ятып бөгеп җәю (кысу). Нәтиҗә ачык: алар күп санлы лайклар һәм комментарийлар җыйдылар һәм конкурсның муниципаль этабында абсолют җиңүче булдылар. Видеога комментарий авторларының берсе билгеләп үткәнчә: «Лаеклы җиңү! Бу үрнәк, тырыш, матур гаилә».

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Айсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса