«Мишутка» балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмдә балаларыбыз бик теләп катнаштылар
Татар теле тәрбиячеләре Гөлназ Билалова hәм Мәдинә Шәймәрданова бар көчләрен куеп бәйрәмгә әзерләнгәннәр. Алар балаларыбызга кунелле hэм файдалы бәйрәм булсын дип тырыштылар. Башта тәрбиячеләребез «Нәүрүз» бәйрәме турында сөйләп уздылар, элеккеге чорга әйләнеп кайттылар, әби-бабайларыбызнын гореф-гадәтләрен әйтеп уздылар, ул бәйрәм көне нәрсә эшләгәннәрен, нинди уеннар уйнаганнарын, тәмле ризыклар белән сыйлаганнарын, жырлар жырлаганнарын, шигырьләр сөйләгәннәрен искә төшерделәр.
Балаларыбыз да шул чорга әйләнеп кайтты дисәк тә ялгыш булмас. Алар берсеннән- берсе матур шигырьләр сөйләделәр, жырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар. «Нәүрүз» бәйрәме балаларыбызнын күңелләрен күтәрде, күзләрендә шатлык балкыды.
Рузилә ФӘРЗЕКАЕВА, «Мишутка» балалар бакчасы тәрбиячесе .
Нет комментариев