Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре агач үсентеләре утыртуга республикада беренчеләрдән булып керештеләр
Җәмгыять

Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре агач үсентеләре утыртуга республикада беренчеләрдән булып керештеләр

 Татарстанда язгы урман культуралары утырту сезоны бара. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре агач үсентеләре утыртуга республикада беренчеләрдән булып керештеләр.

 -Быел язгы сезонны елдагыдан иртәрәк -- 10 апрельдә үк башладык. Башта питомнигыбыздагы 430 меңгә якын нарат, чыршы, карагай, имән, үсентеләрен алып утыртуга әзерләдек. Алар урынына 60 сутый мәйданда агач орлыклары чәчәчәкбез. Быел безнең алда 100 гектар мәйданда урман культуралары утырту, 482 гектар мәйданда өстәп яңарту, 902 гектарда агротехник тәрбияләү уздыру бурычы тора. Бу эшләрнең күп өлешен язгы чорда башкарырга кирәк, - диде безнең хәбәрчебезгә урман хуҗалыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Иван Большаков.

Бүгенге көнгә кызылйолдызлылар 40 гектардан артык мәйданда урман культуралары утыртканнар. Котлы Бөкәш (җитәкчесе Александр Михайлов), Әбде (Рафис Гарипов) урман участокларында 15 әр гектар мәйданнарда агач үсентеләре утыртырга өлгергәннәр инде.

Керәшен Казысы янындагы ерганак буендагы 40 гектар мәйданда да кызу эш бара. Бу игенчелек өчен уңай булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен урман утырту өчен рәсмиләштергәннәр. Биредә 2 агрегат Саба урманчылыгнда яңа технология белән үстерелгән нарат үсентеләрен утырталар. Тракторчылар Николай Афанасьев, Альберт

Якимов, агач утыртучылар Рифат Заһидуллин, Максим Петухов, аталы-уллы Валерий һәм Петр Текушевлар эшләрен яратып, күңел җылысын кушып башкаралар. Шул ук вакытта короновируска бәйле саклык чараларын да онытмыйлар. (Битлекләрен дә минем үтенеч буенча фотога төшкәндә генә салып тордылар). Алар 10 гектарга якын мәйданда үсентеләрне җир куенына салганнар да инде.

“ Агач утырту белән беррәттән урманнарны янгыннардан саклау буенча дә профилактика эшләре алып барыла. Шуның кысаларында урман кырыйлары буйлап барлыгы 100 километр озынлыкта минеральләштерелгән полосалар ясалды. Моннан тыш халык арасында да профилактик эшчәнлек алып барабыз. 30 га якын авыл җыенында катнашып халык алдында урманнарны янгыннарны саклау кагыйдәләре турында чыгыш ясадык. Табигатьтә безгә булыша, янгын чыгу очраклары булганы юк”,- ди урман хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев.

... Менә шулай язгы мәшәкатьләр белән яшиләр Кызыл Йолдыз урманчылары. Иң зур табигый байлыгыбыз булган урманны үстерү, тәрбияләү саклауга юнәлдерелгән игелекле эшчәнлекләрен лаеклы дәвам итәләр.

Илгиз Җамалиев.

фото от автора.


Нет комментариев