Кыр эшләре хәвеф - хәтәрсез узсын
Җәмгыять

Кыр эшләре хәвеф - хәтәрсез узсын

 Язгы кыр эшләре чорында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан 25 апрельдән 25 майга кадәр “2019 елгы язгы кыр эшләре чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү” буенча айлык игълан ителде. Бу җәһәттән, район хуҗалыкларында 26 апрельдә  “Хезмәтне саклау көне” уздырылды.

 Беренче чиратта язгы кыр эшләрендә катнашучы туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларының техник торышын тикшерүне оештырырга  кирәк. Аеруча ике яклы элемтә булдыру, яктырту приборларының, саклагыч системаларның, җиһазларның төзеклеген тәэмин итү мөһим. Чәчүдә катнашучыларда махсус кием, шәхси саклану чаралары булырга тиеш.

Хуҗалыкларның хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча җаваплы белгечләре язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар, сезонлы эшчеләр белән чираттан тыш инструктаж үткәрергә бурычлылар. Унсигез яше тулмаган үсмерләрне авыр, зарарлы, куркыныч шартлардагы эшләргә тарту тыела. Хуҗалыкларда производство практикасы узучы студентларга җаваплы җитәкчеләрне беркетергә, алар белән дә хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздыру таләп ителә.

 

Зөфәр Әхтәмов,

авыл хуҗалыгы идарәсенең

механизация буенча консультанты.

 

фото mcx.ru


Нет комментариев