Кызымның диагнозын ишеткәч, аяк астында җир убылгандай булды...
Җәмгыять

Кызымның диагнозын ишеткәч, аяк астында җир убылгандай булды...

Кызымның диагнозын ишеткәч, аяк астында җир убылгандай булды... 4 яшьлек сабыена табиблар куйган диагнозны ишеткәч, Гөлнараның аяк астындагы җир убылып киткәндәй була. Ана күңеле баштарак бу хәбәргә ышанмый тора әле. Ә кат-кат тикшеренүләр уза башлагач, кызының авыруы белән килешергә генә кала. Казан шәһәрендә яшәүче Ильдана Сафиуллинада - лейкоз авыруы. "Авырлы...

Кызымның диагнозын ишеткәч, аяк астында җир убылгандай булды...

4 яшьлек сабыена табиблар куйган диагнозны ишеткәч, Гөлнараның аяк астындагы җир убылып киткәндәй була. Ана күңеле баштарак бу хәбәргә ышанмый тора әле. Ә кат-кат тикшеренүләр уза башлагач, кызының авыруы белән килешергә генә кала. Казан шәһәрендә яшәүче Ильдана Сафиуллинада - лейкоз авыруы.

"Авырлы икәнемне белгәч, бик сөендем. Җитмәсә, УЗИ эчем­дә ике сабый барлыгын әйтте. Бәхетемә чикләр юк иде. Тупырдап торган кызлар таптым. Алар­ның шат елмаюларына сөенеп, матур итеп үскәннәренә шатланып яшәгәндә, өебезгә хәсрәт килде, - дип сөйли кызның әнисе Гөлнара. - Октябрь аенда кызым төн буе косып чыкты. Аптырагач, "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырттым. Безне йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар. Анда бер атна дәвалангач, өйгә чыгардылар". Табиблар соңгы көнне алган анализ кызда лейкоцитлар күп булуын күрсәтә. Шуннан соң түләүле клиникага юл тота алар. Ни гаҗәп, мондагы анализ башкача булып чыга. Җиде көн элек кенә лейкоцитлар саны 50 меңнән артык булса, бу юлы бар да нормада икәне ачыклана. Сафиулиннар җиңел сулап куя, әмма бу тынычлык озакка бармый.

Бер айдан баланың тән температурасы тагын күтәрелә. Әле өстәвенә аяк-кулларында кара янган урыннар да барлыкка килә. Сабыйны Республика клиник балалар хастаханәсенә алып китәләр. Сабыйда куркыныч авыру - кан рагының берьюлы ике төре табыла. "Моны табиб­лар да аңлата алмады. Хәзер кызыма химия терапиясе курслары үткәрәләр. Чәчләре дә коелып бетте инде. Сабый боларны авыр кичерә. Үзен хастаханәдә ник яткырганны да аңламый. Өйгә, иге­зәк сыңары Зәлинә янына кайтасы килә", - ди Гөлнара.Табиблар, арка миен күчереп утырту гына уңышлы нәтиҗә би­рәчәк, дип ышандыра. Хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербург клиникалары белән сөйләшеп тә куйганнар. Андагылар, донор булган очракта, операция ясарга әзер. Билгеле, дәвалану өчен акча кирәк. Шуңа да Сафиуллиннар гаиләсе операциягә квота булмасмы дип өметләнә.

"Беренче химия курсын алдык. Тик анализлар көн дә үзгәреп тора. Бар да тәртипкә килгәч, тагын дүрт химия курсын аласы бар. Ә аннары операция ясатырга җыенабыз", - ди Гөлнара.Сафиуллиннар кызларын яңа­дан бәхетле, сау-сәламәт итеп күрү турында хыяллана. Дәва­лану зур чыгымнар сорый. Әлеге гаилә моны үзе генә күтәрә алмый. "Әгәр донор була алсак, вакытны сузмас идек. Операцияне акча җыеп булса да, ясатмакчы булабыз. Вакыт тиз уза, сабые­бызның гомерен саклап каласыбыз килә. Безнең гаиләгә килгән бу хәсрәткә газета укучылар битараф калмасын иде. Мәрхәмәтле кешеләрдән кулдан килгәнчә, матди ярдәм итүләрен сорыйбыз", - ди Гөлнара.Сабыйга ярдәм итәргә теләү­челәр өчен исәп-хисап счеты:

4 яшьлек сабыена табиблар куйган диагнозны ишеткәч, Гөлнараның аяк астындагы җир убылып киткәндәй була. Ана күңеле баштарак бу хәбәргә ышанмый тора әле. Ә кат-кат тикшеренүләр уза башлагач, кызының авыруы белән килешергә генә кала. Казан шәһәрендә яшәүче Ильдана Сафиуллинада - лейкоз авыруы. "Авырлы икәнемне белгәч, бик сөендем. Җитмәсә, УЗИ эчем­дә ике сабый барлыгын әйтте. Бәхетемә чикләр юк иде. Тупырдап торган кызлар таптым. Алар­ның шат елмаюларына сөенеп, матур итеп үскәннәренә шатланып яшәгәндә, өебезгә хәсрәт килде, - дип сөйли кызның әнисе Гөлнара. - Октябрь аенда кызым төн буе косып чыкты. Аптырагач, "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырттым. Безне йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар. Анда бер атна дәвалангач, өйгә чыгардылар". Табиблар соңгы көнне алган анализ кызда лейкоцитлар күп булуын күрсәтә. Шуннан соң түләүле клиникага юл тота алар. Ни гаҗәп, мондагы анализ башкача булып чыга. Җиде көн элек кенә лейкоцитлар саны 50 меңнән артык булса, бу юлы бар да нормада икәне ачыклана.
Сафиулиннар җиңел сулап куя, әмма бу тынычлык озакка бармый. Бер айдан баланың тән температурасы тагын күтәрелә. Әле өстәвенә аяк-кулларында кара янган урыннар да барлыкка килә. Сабыйны Республика клиник балалар хастаханәсенә алып китәләр.

Сабыйда куркыныч авыру - кан рагының берьюлы ике төре табыла. "Моны табиб­лар да аңлата алмады. Хәзер кызыма химия терапиясе курслары үткәрәләр. Чәчләре дә коелып бетте инде. Сабый боларны авыр кичерә. Үзен хастаханәдә ник яткырганны да аңламый. Өйгә, иге­зәк сыңары Зәлинә янына кайтасы килә", - ди Гөлнара.Табиблар, арка миен күчереп утырту гына уңышлы нәтиҗә би­рәчәк, дип ышандыра. Хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербург клиникалары белән сөйләшеп тә куйганнар. Андагылар, донор булган очракта, операция ясарга әзер. Билгеле, дәвалану өчен акча кирәк. Шуңа да Сафиуллиннар гаиләсе операциягә квота булмасмы дип өметләнә. "Беренче химия курсын алдык. Тик анализлар көн дә үзгәреп тора. Бар да тәртипкә килгәч, тагын дүрт химия курсын аласы бар. Ә аннары операция ясатырга җыенабыз", - ди Гөлнара.Сафиуллиннар кызларын яңа­дан бәхетле, сау-сәламәт итеп күрү турында хыяллана. Дәва­лану зур чыгымнар сорый. Әлеге гаилә моны үзе генә күтәрә алмый. "Әгәр донор була алсак, вакытны сузмас идек. Операцияне акча җыеп булса да, ясатмакчы булабыз. Вакыт тиз уза, сабые­бызның гомерен саклап каласыбыз килә. Безнең гаиләгә килгән бу хәсрәткә газета укучылар битараф калмасын иде.

Мәрхәмәтле кешеләрдән кулдан килгәнчә, матди ярдәм итүләрен сорыйбыз", - ди Гөлнара.Сабыйга ярдәм итәргә теләү­челәр өчен исәп-хисап счеты:

Саклык банкындагы счет номеры:
40817810162001705066.Саклык банкы картасы номеры: 4276620042749295. Әлеге картага 89274257088 телефон номеры беркетелгән. Сбер­банк картасы тотучылар, 900 номерына смс юллап, бу телефонга үзе теләгән суммада акча күчерә ала.

http://matbugat.ru

Фото vkpress.ru


Нет комментариев