"Кояшкай" кексы
Җәмгыять

"Кояшкай" кексы

Бик гади генә рецепт булганга күрә пешереп карадым. Тәмле килеп чыкты. Төсе кояш сыман алтынсары булганга күрә, мин аңа "Кояшкай" дип исем куштым.

Кирәк:
4 йомырка
1, 5 стакан шикәр комы
2, 5 стакан он
10 грамм камыр йомшарткыч ( разрыхлитель)
5 грамм ванилин ( мин әзрәк салдым)
0, 5 стакан үсемлек мае
0, 5 стакан әфлисун суты
2 уртача зурлыктагы кишер
Эш барышы:
1. Башта йомырка белән шикәр комын миксер белән күперттем.
2. Шуңа үсемлек мае, әфлисун суты, уртача тишекле кыргычтан үткәрелгән кишер куштым.
3. Онга камыр йомшарткыч, ванилин кушып бутадым да, шуны әз-әзләп әзер массага керттем.
4. Алдан кызулатырга куелган духовкада 40 минут чамасы пешереп алдым.
5. Әзерлеген зубочистка ярдәмендә тикшердем.
"Кояшкай" - чәй эчәргә нык тәмле кекс. Иң мөһиме - тиз эшләнә. Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар!

Венера МӘҖИТОВА.

фото http://saby-rt.ru/news/ash-su/koyashkay-keksy


Нет комментариев