Котлы Бүкәш авылында яшәүче Хәкимулла Зиннәтуллин абый үз гомерендә сиксәнләп агач утырткан
Җәмгыять

Котлы Бүкәш авылында яшәүче Хәкимулла Зиннәтуллин абый үз гомерендә сиксәнләп агач утырткан

 Халыкыбыз телендә ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар. Бу ир егетләргә генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә барыбызга да кагыла.

Табигать кешене тудырган, туендырган, эчәргә су, суларга һавасын биргән. Без һәммәбез - табигатьнең бер бөртеге. Без дә аңа карата битараф калмаска тиеш.

       Югарыда әйтелгән сүзләр барысы да Котлы Бүкәш авылында яшәүче,хәзерге вакытта тугызынчы дистәне ваклаган Зиннәтуллин Хәкимулла  абзый хакында сыман.Ник алай дисезме, чөнки ул үз гомерендә оен дә салган, уллар да үстергән, агачын  утырткан кеше.Уңган кеше икәнлеге әллә кайдан күренеп тора дигәндәй, аларның пөхтәлеге  капка төбеннән башлана. Ишегалларына,өйләренә  килеп керәсәң андагы читалыкка, пөхтәлеккә исең китә.Тормыш иптәше Оркыя апа өйдәге чисталыкны барлый.Кыскасы, биредә, чын мәгънәсендә хезмәт сөючән кешеләр яши дип әйтә алам.

      Хәкимулла абый үз гомерендә сиксәнләп агач утырткан. Ул үзе дә: “Агач утыртуыбызның да хикмәте шунда инде. Агачның яфраклары зикер,рәхмәт әйтеп торыр”- ди. Шулай булгач, Хәкимулла абыйның киләчәк буынга калдырырлык мирасы бар.Аның бакча башында утырткан рәт-рәт булып басып торган чыршы-наратлары,  өй биеклеге булып үсеп утыралар.

(Тулы вариантын газетадан укыгыз).

Рузидә Гатауллина.

Котлы Бүкәш мәктәбе.


Нет комментариев