Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү  буенча район комиссиясе утырышы булды
Җәмгыять

Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү  буенча район комиссиясе утырышы булды

Шушы көннәрдә коррупциягә каршы тору эшен координацияләү  буенча район комиссиясе утырышы булып узды.Аны комиссиянең рәисе, район башлыгы Илдар Таҗетдинов алып барды.

Утырышта биш мәсьәлә каралды. Балык Бистәсе район прокуроры Руслан Шакирҗанов  2019 нчы елда коррупциягә каршы торуда закончалыкны бозуга юнәлдерелгән прокурор чаралары турында сөйләде.
 Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаев торак шартларын яхшырту программалары турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Өченче мәсьәлә – массакүләм мәгълүмати чараларда коррупциягә каршы пропаганда, хакимияткә ышаныч һәм аның авторитетын арттыру буенча алып барыла торган эшләр турында “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, район газетасының баш мөхәррире  Таңсылу Минһаҗева  таныштырды. 
Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов 2019 нчы елның беренче яртыеллыгына коррупциягә каршы мәсьәләләргә мониторинг ясады, муниципаль кирәк- яраклары өчен хезмәт күрсәтү һәм сатып алу техник документларын дөрес итеп рәсмиләштерү кирәклеген әйтте һәм районда коррупциягә каршы игълан ителгән айлык чорында үткәреләчәк чаралар белән таныштырды. Утырышта әлеге комиссия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлар куелды.
Таңсылу МИНҺАҖЕВА.
 


Нет комментариев