Район үзәгендә һәм авылларда балаларның букчаларын күтәреп мәктәпкә баруларын һәр елны олы бәйрәм буларак кабул итәләр.

Районыбызның Корноухово авылы мәктәбендә дә бу көнне ике бәйрәмне билгеләп үттеләр. Беренчесе - балаларның яңа уку елын башлаулары булса, икенчесе - бу көнне мәктәптә балалар бакчасының ачылу тантанасы иде. Әлбәттә инде балалар белән бергә бу көнне уку йортына ата-аналар һәм күп кенә кунаклар да килгән иделәр.

Тантананы мәктәп директоры Сергей Миндагалиев ачып җибәрде. Үз чыгышында ул кыскача гына мәктәп коллективының узган елгы уку елында ирешкән уңышларын телгә алды.

Ә ул узган ел шактый күп булган. Бу уку елында да ул балаларга һәм мөгаллимнәргә олы уңышлар юлдаш булсын иде дигән изге теләкләрен җиткерде. Иң әһәмиятлесе, ул мәктәпне яңа уку елына хәстәрләү һәм балалар бакчасын мәктәп бинасына күчерүдә Корноухово авыл җирлеге башлыгы Альбина Гыйлаҗиевага төрле яктан зур булышлык күрсәтүе өчен олы рәхмәтен белдерде.
Бу уку елында мәктәптә 20 укучы белем алачак. Аларның 5 се беренче сыйныфка керделәр. Ә менә яңа урында эшлиячәк бакчада әлегә 8 бала тәрбияләнә. Корноуховолыларны олы һәм гаять истәлекле көннәре белән тәбрикләргә район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков, мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәре Наил Кәлиев һәм район яшьләр эше һәм спорт булеге җитәкчесе Илназ Шакиров та килгән иделәр.

Алар беренче мәртәбә беренче сыйныфта укыячак балаларга уку кирәк-яраклары белән букчалар тапшырдылар. Укытучылар коллективына авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшләрендә узган елдагыдан да югарырак һәм мәртәбәле үрләр яулауларын теләделәр. Мәктәптә бу уку елыннан башлап бадминтон белән шахматчылар клублары эшлиячәк.

Бер сүз белән әйткәндә, биредә яхшы билгеләренә генә уку өчен укучыларга барлык уңай шартлар булдырылган.
Идрис Аметов.
Нет комментариев