Bloomberg аналитиклары фикеренчә, рубль активлары кертемнәре инвесторларга 15 процент табыш китерергә мөмкин.
Соңгы өч айда Россия рубле җиде процент уңыш китерде, дип хәбәр итә РБК Bloombergга сылтама белән. Инвесторлар нольгә якын процент белән долларлар алып торып, аларны рубль активлары сатып алуга тотып, акча эшләделәр.
Табыш китерү буенча икенче урынны Көньяк Африка рэнды били, аннан соң Аргентина песосы, Бразилия реалы, Норвегия кроны, Колумбия песосы, Индонезия рупие, Чили песосы, Һинд рупие тора. Исемлекне Яңа Зеландия доллары бер процент табыш белән төгәлли.
Рубльның югары күрсәткечен Bloomberg авторлары РФ Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина алып барган сәясәт белән бәйли. Аерым алганда, аның 2017 елга кадәр төп ставкаларны үзгәрешсез тотачак дигән вәгъдәсе күздә тотыла.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Нет комментариев