Балык Бистәсе районы Күки авылының ак әбие
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Күки авылының ак әбие

Күки авылына килеп җиткәч тә авыл башлыгы Альберт Бәдретдинов безне Мостафиннар йортына алып килде.

Биредә Диләфрүз Нотфулла кызы яши. Шушы көннәрдә аңа 91 яшь тулган. Дәрәҗәле яшенә, кичергәннәренә дә карамастан, аның йөзеннән нур югалмаган, тормыштан, яшәү багыштан һич кенә дә арымаган әле ул.
Тормыш юлына килгәндә, Диләфрүз Нотфулла кызы ишле гаиләдә үскән, бөтен гомерен туган авылында үткәргән. "Әти-әнием колхозда эшләделәр. Әти эшне төгәл үти торган, сүз тыңлаучан, әнием бик тырыш иде. Дүрт сыйныф белемем бар. Үзем дә колхозда эшләдем. Җитен үстерәләр иде ул вакытта. Без аны кул белән йолкый идек. Иң авыры аны агач такта белән талку булды. Олылар белән бертигез хезмәт куйдык. Сугыш вакытында окоплар да казыдык. Ати-әни яныннан китүләр авыр иде. Барыбыз да Котлы Бөкәшкә җыеллык. Атлар белән Балыклы Чүкәй авылына барып җиттек, анда төн кундык. Без Буа районының Кызыл Кыр авылында торып эшләдек. Җир казу җиңел булмады. Ир-атлар безне кызганалар иде. Шунда мин дус кызым Бибикамалны очраттым. Бераз эшләгәч безне Боерган авылына чакырып эш хакы бирделәр һәм рәхмәт әйтеп өйгә озатып калдылар. Эш хакыбыз бик әйбәт иде. Кайтып әти-әниләрне сөендердек",-дип үткәннәрен барлап алды Диләфрүз әби.
Почтальон булып та эшләгән әле ул. Авылдагы 400 йортка хатлар, посылкалар ташыган. Ул елларда хатлар еш язылган. "Сугыш елларында авырлыкларны күп күрдек. Якыннарының үлем хәбәрен китергәч, аналарның елаганнарын күрү бигрәк тә авыр булды. Минем дә күңелем тула иде. Кыш көне әни миңа ат җигеп бирә иде. Бервакыт атым тугарылды. Мин нишләргә дә белмим. Шулчак, минем бәхетемә бер кеше килеп чыгып атны яңадан җигәргә булышты",-дип искә ала Диләфрүз әби яшьлек елларын.
- Озын гомерле булуның сере нәрсәдә?- дип кызыксындым аннан. "Ирем бик яхшы кеше иде. Миңа авырлык китермәде. Алты ел разведчик булып сугышны узган кеше. Яраланды. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Сугыштан соң ферма мөдире, бригадир, суд утырышчысы да булды. Бергәләп йорт төзедек",-дип ирен беренче планга куеп мактады ул.
Унсигез елга якын сукырайган кайнанасын карый Диләфрүз әби. Бүген ул улы Габделхәй һәм килене Равия белән яши. Гаиләдә аңа хөрмәт белән караулары сизелеп тора. Кызы Зөлфирә тормышка чыгып авылда яшәп кала. Ә Зөләйхасы Донецк шәһәренә китеп урнаша. Әби балалары хакында горурланып сөйли. Килене Равиягә бигрәк тә рәхмәтле. Алар янәшәсендә бәхетле картлык кичерә ул. Олы оныгы Казанда яши. Кызлары Айгөл мәктәптә яхшы укыган. Фән һәм мәгариф министрының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән. Рус теле фәне буенча республикакүләм олимпиадасында уңышларга ирешкән. Бүген ул КФУның беренче курс студенты.
Диләфрүз әби кече яшьтән үк намазга баскан. Намазга әтисе өйрәткән. "Гомерем буена Ходайның ярдәмен тоеп яшим. Дога кылганда балаларыма, якыннарыма, барлык белгәннәремә, сәламәтлек, илгә тынычлык телим",- ди Диләфрүз әби. Әле буыннарга сөйләр якты, матур истәлекләре биниһая күп аның. Әңгәмә барышында тагын бер кабат шуңа инандым мин. Озак, сәламәт яшә, оныкларыңның да игелеген күрергә язсын сиңа, ак әби!
Таңсылу Минһаҗева.
Күки авылы.

Нет комментариев