Ул ялгыз яши, чыгармый бала, Менә шунлыктан ямансу аңа.
Кечкенәдән, шушы җырны ишеткән саен, ялгыз моңаеп утыручы күкене күз алдына китереп, аны бик кызгана идем. Ә бүген исә мин күбрәк күкенең әнисез үскән балалары турында уйлыйм.
...Каршыма килүче ак “Волга” выжылдап туктады да, руль артындагы озын буйлы, киң җилкәле ир, исәнләшкәннән соң, Хафаза апаның кайда яшәвен сорады. “Туганыдыр инде”, — дип уйладым мин, егетнең күпереп торган куе кара чәченә, кап-кара каш астындагы зәп-зәңгәр күзләренә карап. Хафаза апаның да күзләре чиста күк йөзе төсле зәңгәр ич!
Авылыбызның иң сылу киленнәренең берсе иде ул. Хәсән абый аны армиядә хезмәт иткән җиреннән ияртеп кайтты. Хафаза апаның кайсы яктан икәнен берәү дә белмәде. Бу турыда сөйләргә ул үзе яратмады, аның мондый гадәтен белгәч, сораштырмадылар да. Хәсән абыйның холкы гомергә начар булды: эчеп кайтса, хатынын өйдә кундырмады. Кышын, тирә-күршедә яккан җылы мунча булса — мунчада, ә җәйләрен абзар түбәсендә йоклады Хафаза апа. Шулай да түзеп яшәде, аерылып китмәде. Алай гынамы, һәрвакыт көләч, бөтерчек кебек җитез иде.
Ир-егетнең зәңгәр күзләрендә моңсулык, сагыш, гаҗизлек ярылып ята төсле тоелды миңа.
— Нәрсә булды, әллә берәр кайгылы хәбәр алып килдегезме, Ходаем?! — дип әйткәнемне сизми дә калдым.
Ир өздереп миңа карады. Мин нишләргә белмичә, сумкамны бер кулымнан икенчесенә күчердем, чәчләремне рәткә китергән булдым. Тик ни файда, эш узган, бер әйткән сүзне кире җыеп алып буламыни аны?!
Ир-егет машинадан чыкты, әкрен генә ишеген япты, кулларын чалбар кесәсенә бер тыкты, бер алды, һәм кискен карарга килгәндәй:
- Хафаза минем әнием ул...—диде.
Үз сүзләреннән үзе курыккандай, кинәт туктап калды да, сүзен дәвам итүен көтүемне күргәч, янә сөйләп китте.
- Минем аны моңарчы бер тапкыр да күргәнем булмады. Мөнәвәрә белән икебезне — аның игезәк балаларын — әбекәй белән бабакай үстерделәр. Ә әнкәй дигән кешебез, безне ирсез йөреп тапкан да, икебезне дә алдагы көнне яккан җылы мунча сәкесенә, каен себеркесе өстенә куеп, авылдан чыгып качкан. Нәрсәдер сизенеп, әбекәем мунчага барса, шаккаткан: мин ләүкәнең бер ягында, Мөнәвәрә туганым икенче ягында, шәрә такталарда илереп елап ятабыз икән. “Мөнәвәрәкәем аздан гына идәнгә егылып төшмәгән, бахыркаем”, — дип искә ала иде әбекәем.
Нигә сөйли ул бу сүзләрен? Мин бит аңа беркем дә түгел. Бары Хафаза апаның авылдашы гына.
- Мөнәвәрә килмәде. “Күрәсем дә килми, үскән чакта, иң кирәк вакытта булмагач, хәзер кирәкми”, — ди. Ә минем менә күрәсем килде. Аның каршына басып әйтәсе сүзләрем ничәмә ел инде күңелемдә йөри. “Син безне үлсеннәр дип ташлап киткәнсең, әмма без исән калганбыз. Әбекәй белән бабакаебыз үстерделәр дә, укыттылар да, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга да өйрәттеләр. Мин хәзер зур завод җитәкчесе, Мөнәвәрә балалар йорты директоры: үзебез кебек үксезләрне карый ул. Гаиләләребез дә менә дигән. Аллага шөкер, балаларыбыз үсеп киләләр...” — дияр идем.
Ир тагын туктап калды.
- Адресын каян белдегез соң? Арчадан ук килдем, дидегез бит.
- Үләр алдыннан әбекәем әйтеп яздырды, квитанцияләр дә күрсәтте. Унсигез яшебез тулганчы әнкәй безгә алимент түләгән.
Мин аны Хафаза апаларга алып бара алмадым. Узган ел, ире вафат булгач, күршеләре аны Киров өлкәсендәге ялгыз бер туганнарына димләделәр. Ризалашты да, китеп тә барды.
- Әти-әнисе янына бер тапкыр да кайтып китмәдемени соң?
Тел очымда торган соравымны тагын бирми кала алмадым.
- Юк, — диде ул читкә карап. — Алар җиде туган. Берсе белән дә хат та язышмады, аралашмады да.
- Ә сезнең күзләрегез әниегезнеке төсле. Иягегездәге миңегез дә... Хафаза апаның башка балалары булмады.
Мин бу сүзләрне аны юатырга тырышып әйттем бугай.
Яңа танышым кинәт кенә борылды да, машинасына утырып, китеп тә барды. Миңа гына шулай тоелдымы соң, әллә ул, чыннан да, кул аркасы белән күзләрен сөртеп алдымы?!
Аның шулай сәер генә китеп баруына гаҗәпсенеп, һаман да басып торам икән әле. Ул да булмады, машина кире борылып кабат яныма килеп туктады.
- Рәхмәт сезгә... Тыңлаганыгызга рәхмәт. Ләкин ул кайтып килсә, минем килүем турында әйтә күрмәгез, яме.
“Кара сакалың кая барсаң да, артыңнан калмый”, диләр безнең якта. Шулайдыр. Хафаза апаның бу иреннән баласы булмады. Тапканнарын карамый ташлап киткәч, яңадан әни булырга насыйп итмәгән, күрәсең, аңа Ходай. Алма кебек балалары була торып та, гомер буе берәү дә аңа “әни” дип тә, “әнкәй” дип тә зурлап эндәшмәгән. Хатын-кызга моннан да олы ләгънәт теләргә мөмкинме?
Күке язмышы белән яшәгән икән ләбаса Хафаза апабыз.
Нет комментариев