Китап укыган кеше - мәдәниятле кеше
2022 ел - Россия халыкларының мәдәни мирасы елы буларак билгеләп үтелә.
Ул халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, Россия Федерациясенең барлык халыкларының һәм этник җәмгыятьләренең мәдәни үзенчәлеген саклау максатларында үткәрелә.
Шулай ук быел Балык Бистәсе район китапханәсенә дә 100 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан безнең «Новости Рыбная Слобода» телеграм-каналында #читаемврыбке бәйгесе узды. Аның шарты – китаплар, газета-журналларның төп кыйммәте нәрсәдә икәнлеге турында үз фикерләрең белән уртаклашу һәм комментарийларда яраткан китапларың хакында сөйләү иде. Җиңүчеләрнең берсе, Балык Бистәсе “Йолдыз” балалар бакчасында логопед булып эшләүче Эльвира Гиннатуллина: «Районда рәхәтләнеп ял итә торган урын булганы өчен китапханәгә зур рәхмәт белдерәм. Гаджетлар дөньясында шуның кадәр китаплар байлыгын саклап калу могҗиза. Китап һәм журнал исе – безнең балачагыбызны искә төшерә. Мин китапханәнең озак еллар эшләвен, яраткан китапханәчеләребезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим», - диде.

Икенче җиңүчебез Балык Бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Сәгыйрова: “Китапханә хезмәткәрләренең балалар белән эшләүгә күп вакыт сарыф итүе сөендерә. Чөнки безнең компьютерлаштырылган җәмгыятьтә балаларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү зарур. Китап уку хәтерне яхшырта, фикер йөртүне үстерә, сүз байлыгын арттыра. Китап укучы кеше – мәдәниятле кеше. Ә бүгенге җәмгыятьтә безгә мәдәният бик тә кирәк!”, дигән фикерен белдерде.
Җиңүчеләргә без китаплар бүләк иттек. Китап укып, кичләрен күңелле уздырып, редакциябезне дә җылы сүзләр белән искә алырлар дип ышанабыз. Укырга яратучы, район китапханәсе эшен бәяли торган кешеләр булуына без бик шат.
Сезне Телеграм-каналыбызга чакырабыз, анда без конкурслар, сораштырулар һәм фикер алышулар үткәрәбез, шулай ук Балык Бистәсе районының иң мөһим яңалыклары белән уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia