Гамәлдәге законнар буенча, ил президентын сайлау март аеның икенче якшәмбесендә үтә. Дәүләт Думасында каралачак төзәтмәләр пакетында бер искәрмә бар: әгәр мартның икенче якшәмбесе бәйрәм арты яки яллар күчерелү сәбәпле эш көне булса, сайлау көне нәкъ бер атнага күчерелә ала.
Утырыш барышында шулай ук түбән палата депутатлары сайлау законнарына башка үзгәрешләр дә кертә алачак. Мәсәлән, теркәлгән урыннан башка җирдә сайлау мөмкинлеген бирә торган талон гамәлдән чыгарылырга мөмкин.
http://www.shahrikazan.com
фотоtunnel.ru
Нет комментариев