Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан-буыннарга тапшыручы, акылның, фикерләрнең чишмә башында торучы.
Ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, мәгърифәт тупланган йорт та әле. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Ә шул китаплар белән идарә итүче китапханәче - җир йөзендәге иң изге һөнәрләрнең берсе, минемчә. Ул укучыларны китапханәгә кызыксынып килерлек итеп чакыручы, төрле кызыклы чаралар, кичәләр, бәйгеләр үткәрә белүче, үзе дә укырга яратучы, безне дә күркәм сыйфатка җәлеп итүче шәхес. Шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан алар котлаулар, изге теләкләр, бүләкләр кабул итте. “Китапханә - бүген һәм киләчәкнең зирәклек манарасы” дип аталган кичәдә район һәм авыллардан китапханәчеләр катнашты. Бәйрәм район балалар үзәк китапханәсендә үтте. Җырлы-биюләр, шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр уку белән үрелеп барды кичә. Гөлфия Фәттахова, Алия Җәббарова, Алсинә Шәрәфиева, Елена Пузырькова бәйрәмгә ямҗ өстәп алып бардылар. Ә катнашучылары барысы да китапханәчеләр. Һәрүяклап сәләткә ия икән алар. Кунакка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, кулҗтура бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәхимә Рәшитова килгән иде. Бәйрәм белән барысын да котлады алар. Лаеклыларга район башлыгы, кулҗтура бүлеге исеменнән грамоталар тапшырдылар. Район үзәк китапханә җитәкчесе Рәүфә Кадыйрова исә китапханә исеменнән тырыш һәм һөнәри хезмәтләре өчен грамоталар белән шактый китапханәчеләрне бүләкләде. Тырыш хезмәтенә – бүләге, дигәндәй, беркем дә игүтибар үзәгеннән читтә калмады.
.....Китапханә ишеген ачу белән үзеңнең серле дөньяга эләгүеңне тоясың, сине елмаеп әкият геройлары “каршы ала”. Мәгүлүмати стендлар китапханәнең эше турында мәгүлумат бирә Язучылар турындагы күргәзмәләр яңа китаплар, истәлекле даталар белән таныштыра. Энциклопедия, тематик почмаклар, яңа китаплар безгә гел ярдәмгә килә. Рәт-рәт итеп төзелгән китаплар күп нәрсәләрнең серенә төшенергә ярдәм итәләр. Китапханәнең матурлыгы, мәгүлүмат бирелеше, укучыларның күплеге барысы да китапханәчеләрнең, хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!
Гөлназ Зарипова.
фото от автора.
Нет комментариев