Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Җәмгыять

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Менә тагын бер ел артта калды, 2019 елны каршыларга әзерләнәбез. Үтелгән юлларга борылсак, анда шатлык-сөенечләребез, уңышларыбыз да бар. Иң мөһиме, без газетабызны, тиражыбызны саклап кала алдык.

Әлбәттә, бу сезнең белән бергәлектә ирешкән уңыш. Безнең белән теләктәш булганыгыз, дустанә мөнәсәбәт саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә.Газетабызның актив хәбәрчеләре Илфар Габдрахманов (Югары Тегермәнлек), Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Яңа Арыш), Нәзирә Миңнеханова (Юлсубино), Нәзирә Гыйззәтуллина (Казан), Гүзәл Хәбибуллина (Корноухово), Рузидә Гатауллина (Котлы Бөкәш), Күгәрчен, Зур Мәшләк мәктәбенең яшь каләм ияләре–газетабызны язмалары белән тулыландырып торалар.

 Бүген сез бу елның соңгы санын кулыгызга аласыз. Киләсе елның 11 гыйнваренда исә без янәдән сезнең белән газетабыз аша очрашырбыз. Газета битләрендә нинди темаларга язмалар күрергә телисез, аны тагын да эчтәлекле итү өчен нинди киңәш-фикерләрегез бар – языгыз, сездән хат-хәбәрләр көтәбез.

Киләсе елларда да бергә булыйк, район сулышында яшик!

 

                                                              «Авыл офыклары» редакциясе.

 

фотоplaycast.ru

 


Нет комментариев