Казанның Бауман урамында урнашкан "Йолдызлар аллеясе"ндә Хәния Фәрхинең йолдызы юкка чыккан иде.
Моңа кадәр 2017 елда аллеядән Әлфия Авзалова һәм Мөнирә Булатованың йолдызлары югалган булган.
Соңрак киңкүләм мәгълүмат чаралары Әлфия Авзалова йолдызының урланганлыгын, ә җырчы Мөнирә Булатованың йолдызын кар чистарту машинасы чатнатканлыгын хәбәр иткән иделәр. Ул йолдыз урыннарына кире кайтарылды.
Хәзер Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең йолдызы юкка чыккан. Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, ул реконструкция өчен генә алынган булган һәм тиздән кире кайтарылачак, дип хәбәр итә Матбугат.ру.
https://kiziltan.ru/kultura/20540-hniya-frhine-yoldyzy-beln-bulgan-ser-hl-achyklangan.html
Фото: matbugat.ru сайтыннан.
Нет комментариев