16 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр чорда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 49 хәбәр кергән. Бу чорда 4 җинаять эше кузгатылган.
11 декабрьгә каршы төндә бер сәрхүш “Мерседес-Бенц “ автомобилен куып алып китмәкче була. Әллә артык исерек булганга, әллә берәр кеше комачаулаганга бу кыңгыр эшен ахырына кадәр җиткерә алмый ул.
Ә икенче бер исерек район эчке эшләр бүлегендә опрератив дежурныйның йөзенә сугудан да тартынмый.
Автомобильләрне талау очраклары да дәвам итә. Билгесез кеше урамда калдырылган ВАЗ машинасыннан аккумулятор һәм инструментлар җыелмасын урлый. Шулай итеп машина хуҗасына 7445 сум зыян китерә.
Кама елгасы буенда ике балыкчы нәрсәдер бүлә алмыйча талашып китәләр.Берсе тимер лом белән икенчесенең башына, тәненә берничә тапкыр суга. Шулай итеп аның сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян китерә.
автор Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев