Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә “Нәүрүз” бәйрәменә багышланган хәйрия ярминкәсе булып узды. Анда барлык сыйныфлар да актив катнаштылар. Балалар һәм ата-аналар үзләре ясаган товарлар белән сәүдә иттеләр. Нәрсә генә юк иде сәүдә рәтләрендә!
Алар бай ассортиментлары белән сатып алучыларны җәлеп иттеләр. Сувенирлар, бизәнү әйберләре дисеңме. Аеруча кулланма--декоратив эшләнмәләргә (бәйләнгән, чигелгән, сәйләннән ясалган әйберләр, аппликацияләргә, тукыма уенчыкларга), пешкән, баллы ризыкларга, эчемлекләргә бай иде ярминкә. Өстәвенә барысы да бәйрәмчә бизәлгән. Товарларны исә укучылар үзләре дә, әти-әниләре дә тәкъдим иттеләр. Бу чарага зур җаваплылык тоеп әзерләнгән ата-аталарны карап торуы күңелле. Ә балалар товарларын тәкъдим иткәндә, елмаюларын да бүләк иттеләр. Ярминкә ахырына барлык товарлар сатылып бетте, барлыгы 36250 сум акча җыелды.
“Балалар бу ярминкәгә бик тырышып әзерләнделәр, әниләре аларга булыштылар. Бөтен мәктәп өчен бәйрәм булды ул. Мондый чаралар укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны берләштерәләр. Бу бик мөһим, чөнки без уртак эш башкарабыз”,- диде мәктәп директоры Мөнирә Талалаева.
Чыннан да ярминкә педогогик, укучылар коллективларвнда да. ата-аналарда да онытылмас тәэсирләр клдырды.
Гөлназ Нуриева.
Нет комментариев