Календарьның кайсы битен генә ачма, күп кенә даталар ниндидер бер бәйрәмгә туры килә. Менә, мәсәлән, 20 нче март Халыкара Бәхет көне буларак билгеләп үтелә икән. 2012 нче елның июнендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы революциясе нигезендә оештырылган бу бәйрәм быел рәсми төстә бишенче тапкыр үткәрелә.
Бәхеткә омтылу - һәрбер кешенең иң мөһим максатларының берсе. Һәм әлеге Бәхет көненең максаты да кешеләрнең үз күңел халәтенә игътибар җәлеп итү, аларны тормыш мәшәкатьләреннән арындырып тору, уйландыру һәм аларның бәхетен тотрыклы итәргә тырышудан гыйбарәт. Бәхет көнен бәйрәм итү кайбер илләрдә атналар буена сузыла. Күп кенә илләрдә кызыклы чаралар оештырыла. Җәмгыять оешмалары мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга тырышалар, хәйрия фондлары төрле акцияләр үткәрә. Кешеләр якыннарына булдыра алганча мәхәббәтләрен күрсәтәләр, бөтенләй дә таныш булмаганнар бер-берләренә көтелмәгән сюрпризлар ясыйлар.
Тулырак язманы газетада укыгыз.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Фото neizvestniy-geniy.ru
Нет комментариев