Керәшен Казысы авылы терлекчелек фермасына барып чыккач фермер Фәрит Галәветдинов биредә егерме елга якын хезмәт куючы терлекче Геннадий Матвеев белән таныштырып “ул безнең бер үзе биш кешегә торырлык” - дигән иде.
Җитәкче чыннан да хаклы булып чыккан икән бит. Геннадийның биредә хезмәт куюына быел 40 ел тулган. Баштагы мәлләрдә ул һәрбер авыл малае кебек кулына мәктәпне тәмамлаганлыкка аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгы алып чыккач хуҗалык эшләрендә катнаша башлый. Хәер, биредә катнаша башлый дип әйтү бик үк дөрес тә булмастыр. Чөнки гомерләре буена колхоз эшендә эшләгән әти-әниләре үрнәгендә бу егет тә 6-7 нче сыйныфлардан ук әтисе Иван Данилович янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе буларак урып-җыю эшләрендә катнашып, мәктәпне тәмамлаганчы хезмәт күнекмәләре алып үсә. Аннан соң инде хәрби хезмәтен тутырып кайткач тракторга утырып җир эшкәртә, чәчү чәчә, көзге урып- җыю чорында билгеле инде комбайнга утырып игеннәрне җыеп суктыруда актив катнаша. Бер сүз белән әйткәндә ул ел әйләнәсе эштән бушамый.
Идрис Аметов.
(Тулысынча газетадан укыгыз)
Нет комментариев