Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәбестә бәлеше (рецепт)

Кәбестә бәлешен ачы камырдан пешерәләр.

Бәлеш эче әзерләү. Тыгыз башлы кабестә сайлап алып, тышкы яфракларын чистарткач, күчәнен кисеп ташлыйлар һәм, вак кына итеп, тагаракка чабалар. Аннары, тоз сибеп, кул белән уалар, иләктә суын сыркыталар. Шуннан соң кәбестәне майлы табага салалар да, бераз сөт өстәп, өстен каплап сүрән утта йомшарганчы парландыралар. Суынгач, вак кына турап пешкән йомырка, күп итеп май һәм тоз салып, яхшылап болгаталар һәм бәлеш ясыйлар. Кәбестәне табадагы камырга тигезләп җәйгәч, кискәндә, ашаганда эче коелмасын өчен, өстенә 1-2 чи йомырка туглап салалар.

1 бәлешкә:

  • 1-1,2 кг ачы камыр
  • 2 кг кәбестә
  • 200-250 г май
  • 6-7 йомырка
  • 1/2 стакан сөт

 

Тәмле булсын!

фотоgastronom.ru

http://kazanutlary.ru/?p=35114

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса