Сочига Россиянең 7 шәһәреннән ташламалы билетлар белән очарга мөмкин. 17 майдан 26 майга кадәр Казан, Самара, Чиләбе, Уфа, Әстерхан, Ульяновск, Пермь шәһәрләреннән Сочига түбән бәядән самолет билеты алып була, дип хәбәр итә "Татар-информ" "КрасАвиа" дәүләт авиакомпаниясе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Билет бәясенә һәр кешегә 20 килограмм авырлыктагы йөкне бушлай алып бару да керә.
Уфа - Сочи (юл салымын кертмичә) арасында билет бәясе - 4,5 мең сумнан 5,2 мең сумга кадәр;
Ульяновск - Сочи - 5 мең сум ;
Чиләбе - Сочи - 4,8 меңнән 5,5 мең сумга кадәр;
Пермь - Сочи - 4,8 меңнән 5,5 мең сумга кадәр;
Казан - Сочи - 2,9 меңнән 3,9 мең сумга кадәр;
Самара - Сочи - 3 меңнән 4,9 мең сумга кадәр;
Әстерхан - Сочи арасында билет бәясе - 2,5 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр.
Сочидан Казанга һәм Казаннан Сочига очу 16 июньнән 6 сентябрьгә кадәр Як-42 самолетында чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла.
фото
Нет комментариев