Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанлылар ярминкәне көтеп алалар-Фотолар

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов Казан шәһәре ярминкәләрендә "Азык-төлек" корпорациясе, "Зюзино", "Масловский" хуҗалыкларының, "ХПП", "Круг", "Райпо", мәктәпләр һәм фермерларыбызның һәрвакыт актив катнашуын әйтте.

Узган ярминкәдә дә алар 30 автомашинага төяп, бик күп ит, сөт, ашлык, яшелчә алып барганнар. Арада ел буена шәһәр халкын азык-төлек товарлары белән тәэмин итеп торучы фермерларыбыз да бар икән. Күгәрчен авылы фермеры Данил Нәбиуллин шундыйлардан. Ул безгә шәһәр ярминкәләре хакында түбәндәгеләрне сөйләде:
-Без күп еллардан бирле инде казанлыларга үзебез җитештергән авыл хуҗалыгы продуктларын төяп алып барып сату итәбез. Соңгы елларда күбрәк Даурскийдагы базарда булабыз. Шәһәр халкына үзебез җитештергән сөтттән, чын авылча хәзерләнгән, каймак, эремчек алып барабыз. Билгеле, соңгы елларда без моннан тыш йомырка, кабак, чөгендер, суган, бәрәңге һәм башка күп төрле продуктларны да тәкъдим итәбез. Анда инде безне хәзер беләләр. Кайсы вакытта килүебезне көтеп алучылар да бар. Быел райондашларыбыз Дәрвишләр Бистәсендәге базарда сату итәчәкләрен ишеткәч, аннан да читтә калмаска исәбебез.
Трой-Урай авылы фермеры Рүзәл Габитовның да шәһәрдә үз сатып алучылары бар икән. Ярминкәләр хакында ул безгә үз фикерләрен белдереп болай диде:
-Берничә ел инде товарларны төяп шәһәрдә сату итәбез. Халык белән без беренче көннән үк уртак телне тиз таптык. Соңгы елларда "Казан" агросәнәгать паркында сату итәбез. Хәзер анда үз сатып алучыларыбыз бар. Безнең килгәнне алар көтеп алалар. Әлбәттә, үзең сату иткәч товарның сыйфаты югары булу шарт. Шулай булмаса аңа ихтыяҗ та тумас иде. Сатып алучы ул һәрвакыт сине сыный. Аннары синең гадел булуыңа чын күңеленнән ышана башлый. Товарың начар булса, билгеле инде, ул әйләнеп тә карамый. Без атнага берәр тонна, аннан да күбрәк яшь терлек итен реализациялибез.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәне көтеп алалар