Җәмгыять

Казанда экстрен рәвештә пассажир самолеты төшеп утырган

Казан аэропортында Улан-Удэдан Мәскәүгә оча торган Boeing 737-800 самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырган. Әлеге хәл кичә кич - 22.37 сәгатьтә булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. "Татар-информ" ачыклаганча, "Сибирь" авиакомпаниясенә караган самолеттагы бер пассжирның хәле начарланган һәм экипаж Казан аэропортында ашыгыч...

Казан аэропортында Улан-Удэдан Мәскәүгә оча торган Boeing 737-800 самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырган. Әлеге хәл кичә кич - 22.37 сәгатьтә булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

"Татар-информ" ачыклаганча, "Сибирь" авиакомпаниясенә караган самолеттагы бер пассжирның хәле начарланган һәм экипаж Казан аэропортында ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган.
1989 елгы пассажир хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Самолет маршрут буенча юлын 0.03 сәгатьтә дәвам иткән.

Нет комментариев