Казан Кремленең "Казан-Эрмитаж" үзәгендә Татарстан җитәкчелегенең формаль булмаган шартларда төшкән фотосүрәтләреннән торган күргәзмә ачылды.
"Башка рәсми затлар" дип аталган фотокүргәзмә 7 ноябрьгә кадәр эшләячәк. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин сүзләренчә, биредә Президент фотографлары һәм шәхсән үзенең рәсми хроника кадры артында калган фотосүрәтләре урын алган.
Өч залда 88 фоторәсем урнаштырылган күргәзмә ачылышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да катнашты.
Чыганак: http://ipad.intertat.ru
Нет комментариев