Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылыннан өч баһадирдай егет яз җилләрен үзләренә юлдаш итеп, ерак сәфәргә кузгала.
Бу – 1985 нче елның 13 нче мае була. Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп кайтырга дип юлга кузгалган егетләргә сайрар кошлар хәерле юллар теләп кала. Әлеге өч асыл егетнең берсе абыем Фәнис Мөхәммәтҗанов була. Армия сафларына алынуына сөенеп вә горурланып барган егетнең хисләре туган йорт, әти – әни, туганнар, дус – ишләрдән, сөйгән ярыннан аерылып китү кебек моңсу хисләр белән алмашына. Абыемның инде бу, бишмәтен асып, икенче кабат юлга чыгуы була. 1984 нче елның көзендә үк армия хезмәтенә алынган егетне “команда тулды”, - дип, кире кайтарып җибәрәләр.

-Җырлашып – елашып саубуллашып чыгып киткән сәфәрдән кире борылып кайтуым өчен бик борчылдым, - дип шул елларны күңелендә яңартып ала абыем.
Әмма, бер начарның бер яхшысы, дигәндәй, 1985 нче елның гыйнварында язмыш аны булачак тормыш иптәше – Фәридә белән таныштыра.
-Мин аны язмышымның иң зур бүләге дип саныйм. Аның күп сыйфатларын әниемә охшатам. Сабыр, киң күңелле, беркайчан масая белмәс... Саный китсәң, бик күп. “Көтәм”, - дип вәгъдәләр биреп, армия сафларына озатып калган бердәнбер ярым ул минем. Мәхәббәтебезнең шаһиты булган чиккән кулъяулык әле һаман да саклана, - дип яшьлек елларын искә төшереп, мәхәббәтенә дан җырлап алды Фәнис абыем.
Икенче тапкыр, барысын да калдырып чыгып китүе шуңа да авыррак бирелә аңа. Бер күрүдә гашыйк булган, әле иреннәренең тәмен рәхәтләнеп татырга да өлгерми калган сөйгән ярыңны калдырып, читкә китеп кара әле син!
Фәнис Мөхәммәтҗанов солдат хезмәте юлын Куйбышев шәһәрендә башлый. Алты ай укуларда булганнан соң аны хезмәтен дәвам итәргә Польшаның Шпротава шәһәренә җибәрәләр.
-Поляклар арасында кыенрак булгандыр? – дип сорыйм абыемнан.
-Командирыбыз – подполковник егет Арчаныкы иде. Минем Татарстаннан икәнлегемне белгәч, аеруча да якын итте ул мине. Икебезнең фамилияләр дә бер төсле булып чыкты: Мөхәммәтҗановлар! Мин дә аның мине якын итүен сизеп, тоеп хезмәт иттем. Озак еллар поляклар арасында яшәп, татар сүзенә, татар мөхитенә ул шулкадәр сусаган булган ки: аның белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырып, җырлашып, таң аттырган чакларыбыз да булды. Шул чагында “менә нинди була икән ул ватанпарвәрлек хисе! Чит халык арасында яшәсә дә, туган телен онытмаган! Нинди милләт җанлы кеше”, дип аңа сокланганым истә, - дип сүзен дәвам итә абыем.
Польшада бер ел хезмәт иткәч, абыемны командирлар күреп алып, прапорщиклар әзерләү мәктәбенә укырга керергә үгетли башлыйлар. Ул риза була. Украинаның Николаев районы Десна шәһәр тибындагы посёлогында - прапорщиклар әзерләү мәктәбендә алты ай белем ала. Барысы да яхшы гына бара. Укуын тәмамлаган абыема Польшада калырга тәкъдим ясыйлар. Чит ил паспортлары әзерләнеп беткәндә, авылдан әнисеннән хат килеп төшә.
“Улым, калма син читтә, кайт!” Шушы бер җөмлә абыемның язмышын хәл итә дә куя. Фәнис Мөхәммәтҗанов әти – әнисенең сүзен аяк астына салып таптарга батырчылык итми. 1987 нче елның 3 нче маенда туган якларына әйләнеп кайта.
Шул ук май җилләре, кошлар сайравы каршы ала егетне.
Чуар тавык күкәй салган,
Кәрзинкәсен тутырып.
Солдат абый кайтыр әле
Поездларга утырып.
Шушы юлларны такмаклый – такмаклый абыемны каршы алганымны бүгенгедәй хәтерлим мин. Озын буйлы, баһадир гәүдәле, төпле акыллы егет авылда озак тоткарланмый. 1987 нче елның ноябрендә Яр Чаллы шәһәренә китеп урнаша. Армия сафларыннан көтеп алып, дүрт елга якын очрашып йөргәннән соң, Фәридәсе белән кавышып, зур калада төпләнеп кала абый.
Бер кашыктан башланган тормыш... Борчу – мәшәкатьләр, югалту – табышлар, сөенеч вә шатлыклар белән узган гомер юлы... Һәркемнең үзенеке, һәркемнеке үзенчә... Армия елларыннан соң инде 34 ел вакыт узып киткән. Гомер җиле чигә – чәчләрне ап-ак бәсләр белән бизәсә дә, холык – фигыльгә генә тимәгән. Туган җанлы, ярдәмчел, игелекле, уңган – булган, юмарт абыем ул минем. Нәселебезнең һәрбер буынын бер учта җыеп тотучы, киңәш – тәкъдимнәре белән һәрберебезнең тормышына ямь кертүче, дини кануннар белән яшәүче, барыбыз өчен дә үрнәк булырлык туганыбыз ул безнең.
Тормыш иптәше Фәридә белән ( безнең өчен Матур апа ул) 31 ел бергә яшәп, тәртипле ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Бүгенгесе көндә хәләл хезмәт белән тапкан малларының рәхәтен күреп, мул тормышта гомер итәләр.
“Кемнекләр?” – дигәндә, “Тәлгатьнекеләр!” – дип горурланып, сөенеп яшим мин.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Нет комментариев