Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каймаклы торт (Рецепт)

1 стакан каймак 3 стакан он 3/4 стакан шикәр комы 1/4 бал калагы сода 1/4 бал калагы тоз Крем өчен: 1 стакан каймак 1/2 стакан шикәр комы 1/3 бал калагы ванилин

Сметан, шикәр комы, тозны бергә кушарга һәм болгатырга. Он һәм сода өстәп камыр басарга.

Әзер камырны 4 тигез өлешкә бүләргә һәм һәрберсеннән җәймәләр әзерләргә.

Әзер коржларны майлы табада 10-15 минут пешерергә.

Ул арада крем әзерлибез. Каймак, ванилин һәм шикәр комын бергә яхшылап болгатабыз. Теләсәгез, кремга мәк өстәргә мөмкин.

Әзер коржларны крем белән майлыйбыз һәм бер-берсе өстенә куябыз.

Дүртенче коржны ваклыйбыз һәм торт өстенә сибәбез.

3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Ул арада тортның кремы сеңә һәм камыры йомшак була.

 фото һәм чыганак http://tulachi.ru/news/huzhabikilir-kolagina/kaymakly-tort

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса