Кыш карга бай булачак, бигрәк тә декабрь аенда күп явар дип көтелә. Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев безгә шулай дип хәбәр итте.
– Декабрьдә явым-төшем нормасы – 33 мм, гыйнварда – 29 мм, февральдә – 25 мм. Бу – нормадан югары дигән сүз, – ди белгеч.
Кышның нинди булачагы турындагы фаразларга килгәндә, профессор күптән түгел генә Мәскәүдә Төньяк-Евразия климатик форумында катнашкан. Анда экспертлар бөтен ил буенча кыш айларына булган фаразлар турында сөйләшкән. Аларның сүзләренчә, Татарстанда һава температурасы климатик нормада булачак.
– Декабрьдә һава температурасы уртача 9 градус салкынлык булыр дип көтелә. Гыйнварда – 13, ә февральдә 12 градусны күрсәтә. Кышны бик салкын да, җылы да булачак дип әйтеп булмый. Ноябрь ахырларында бездә чын кыш башланыр дип уйлыйм. Кар катламы сакланачак, – ди Юрий Переведенцев.
фотоtime56.ru
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/kar-kp-bulachak-kaya-kuep-beterse
Нет комментариев