Узган шимбәдә, 9 февраль көнне, Бөтенрәсәй күләмендә “Чаңгы юлы–2019” ярышлары уздырылды. Спорт чарасында бюджет учреждениеләре, оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гомумән, теләге булган һәркем катнашты.
Районыбызның Сабантуй уздырыла торган иркен, тигез мәйданы иртәнге 10.00 сәгатьтә үк ярышка килүчеләрне көтә иде инде. Ә бездә чаңгы спортын үз итүчеләр аз түгел. Быел да “Чаңгы юлы–2019” бәйгесендә барлыгы 600 дән артык чаңгычы катнашты. Алар арасында 78 яшьлек Нурсана апа Тәхавиеваны да, иң яшь катнашучы - “Йолдыз” балалар бакчасыннан 6 яшьлек Диләрә Сафинаны да күрергә була иде. Беренче тапкыр гына чаңгыга басулары түгел. Яшьләргә биргесез өлкәннәр дә, шул ук вакытта кечкенәдән ук сәламәтлеген чыныктырган, спортны яратып үскән балаларның ярышка чыгулары үзе үк куандыра.
Көннең матур торуы да катнашучыларга җай булды. Туңам диярлек түгел, кайнар чәй, өчпочмак, төрле тәм-томнар белән килгән Югары Тегермәнлек, Урахча мәктәпләре һәркемне үзенә дәште. Бу яктан, район мәгариф бүлегенең оештыручанлыгын атап үтми мөмкин түгел.
“Чаңгы юлы–2019” бәйгесенең төрле яшь категорияләрендә алдынгылыкка чыккан 30 спортчысы бу көнне медальләр, грамоталар һәм бүләкләргә ия булдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина һәм районның чаңгы спорты федерациясе рәисе, «Балык Бистәсе икмәк кабул итү» җәмгыяте директоры Андрей Бельский тапшырдылар.
Менә алар - ярышта беренчелекне
алган җиңүчеләр:
14-17 яшь (үсмерләр)
Марсель Шәмсевәлиев (Күгәрчен мәктәбе)
14-17 яшь (кызлар)
Адилә Мингарипова (Күгәрчен мәктәбе)
18-30 яшь (егетләр)
Алмаз Дияров (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе)
18-30 яшь (кызлар)
Ләйсән Нәбиуллина (Күгәрчен мәктәбе)
31-40 яшь (ир-егетләр)
Динар Гайниев (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе)
31-40 яшь (хатын-кызлар)
Энҗе Фәхретдинова (Олы Мәшләк мәдәният йорты)
41-50 яшь (ир-атлар)
Алмаз Баһавиев (Ямаш мәктәбе)
41-50 яшь (хатын-кызлар)
Фәния Газизҗанова ( «Салават күпере» балалар бакчасы)
51 яшь һәм өлкәнрәк
(ир-атлар)
Иван Назаров («Дельфин» сәламәтләндерү үзәге)
51 яшь һәм өлкәнрәк
(хатын-кызлар)
Рушания Шәрәфиева (Балыклы Чүкәй мәктәбе)
Ф. ЗАКИРОВА.
Нет комментариев