"Кама елгасы минем өчен табигать оҗмахы кебек булды ", - ди Балык Бистәсендэ яшәүче Владимир Кулыгин
Җәмгыять

"Кама елгасы минем өчен табигать оҗмахы кебек булды ", - ди Балык Бистәсендэ яшәүче Владимир Кулыгин

- Кечкенә вакытыммнан ук туган ягымның табигате белән бәйле идем мин

Әти мине бик бәләкәй вакыттан ук үзе белән балык тотарга, җәнлек атарга йөртте. Шулай яшьтән үк бу шөгыльнең серләрен өйрәнеп үстем. Без бергәләп кармак, аңа җайланмалар, мылтыкка патроннар әзерли идек. Кама елгасы минем күңелдә сөйләп, аңлатып кына бетерә алмый торган матурлыгы, кечкенә күллекләре, болынлыклары белән истә калды.Ул минем өчен табигать оҗмагы кебек булды. Күллекләрендә үсеп утыручы лилия, төнбөек чәчәкләре һәм үләннәре балачактан ук кызыктыра иде. Шуңа күрәдер инде күп шигырьләрем үзебезнең як табигате, чибәр-елга Кама белән бәйле,-дип сөйли язма героем Владимир Кулыгин. Ул Балык Бистәсендә туган, балачагы да монда үткән, мәктәпне тәмамлаган. Әти-әнисе янынна еш кайтып йөргән.

Светлана Кутлина.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.


Нет комментариев