Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кабактан котлет ясыйбыз

Кабак сортлары төрле була. Бер сорт баллы  һәм сусыл булса, икенчеләре бәрәңге тәмен хәтерләтә - бик баллы түгел һәм крахмалсыман. Котлет өчен икенчесе туры килә.

Кирәк:

7 өлеш өчен:
* уылган кабак – 250 г;
* урта зурлыктагы башлы суган – 1 данә;
* сарымсак – 2 теш;
* йомырка – 1 данә;
* кукуруза оны – 1 аш кашыгы;
* диңгез тозы, төелгән кара борыч –  тәменчә;
* көнбагыш мае – 1 аш кашыгы;
* каймак, петрушка.
 

Эш барышы:

1. Кабакны әрчибез, төшләреннән арындырабыз. Вак угычта уабыз. 

2. Суган белән сарымсакны кабак өстенә уабыз. Йомырка, тоз, борыч өстибез.

3. Чәнечке белән болгатып алабыз. Кукуруза оны сибәбез. 

4. Резин перчатка киеп массаны камыр баскан кебек басабыз.

5. Яссы котлетлар формалаштырып пыяла тактага тезеп барабыз.

6. Табага көнбагыш маен җылытып, әкрен генә котларыбызны салабыз. Утны сүлпәнәйтеп, табаны капкач белн каплыйбыз һәм 10 минут буена кыздырабыз. 

7. Котлетларны әйләндерәбез.

8. Өстәлгә петрушка, каймакк белән чыгарабыз. 

Салкын котлетлар да тәмле була - чикләвек тәме килә.
Тәмле булсын!

 

 фото и источник

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=8252

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса