Изгелек кылу җәннәткә илтә
Җәмгыять

Изгелек кылу җәннәткә илтә

 Җомга иртәләренең берсендә, юл фаҗигасында Мөслим районы имам мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов һәлак булды.

Бу вакыйганы бөтен Татарстан мөселманнары зур югалту итеп кабул итте. Хәзрәтнең 6 баласы (кечкенәсенә 1 яшь тә 2 ай, зурысына 10 яшь) һәм хатыны тол калды. Балык Бистәсе мөхтәсибәте бу кайгыга битараф калмыйча ярдәм кулы сузарга карар  кылды. Районыбыз имамнары, мөгаллимнәре, шәкертләре әлеге чарага теләп кушылдылар. Тиз вакыт эчендә   билгеле бер күләмдә акча тупланылды. 24 нче февраль көнне без Габделкәрим хәзрәтнең Минзәлә районы Аю авылында булган гаиләсенә барып, җыелган ярдәмне тапшырдык. Хәзрәтнең туып үскән нигезендә әти-әнисе, хәләл җефете, балалары белән Корьән укып, рухына догалар кылдык. Габделкәрим хәзрәтнен әтисе Мөнир абый, әнисе Әлфия апа, хәләл җефете Зилә районыбызның  ярдәм иткән һәр кешесенә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Таулар авылы имамы Илһам хәзрәт Хәбибрахманов, Олы Елга авылы имамы Таһир хәзрәт Гайнетдинов, әлеге чарага Яңа Арыш авылы мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин тәкъдименә кушылган укытучылар коллективы зур ярдәм күрсәттеләр. Кылган изгелекләрегез бәрабәренә Аллаһ Раббыбыз дөньяда вакытта күтәрә алмаслык авыр сынаулар ирештермичә, бәхетле тормыш кичереп, ахирәттә мәңгелек җәннәт йорты  белән бүләкләсә иде. Әмин!

 

Рамазан хәзрәт Хисаметдинов,     

        Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе


Нет комментариев