2025 елның 29 июлендә 06:35 сәгатьтә М-7 «Волга» трассасының Котлы Бөкәш – Балык Бистәсе өлешенә караган 20 нче километрында юл-транспорт һәлакәте була.
Беренчел мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә яшәүче “Mazda” автомобиле белән идарә иткән 1988 елгы ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозып, каршы яктагы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан һәм «Беларус-1221» тракторы белән бәрелешкән.
Фаҗига нәтиҗәсендә 2013 һәм 2016 елгы ике балигъ булмаган бала зыян күргән. Алар төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә озатылган.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә.
Илназ Шиһапов,
Дәүләт автоинспекциясе начальнигы.
Нет комментариев