Ирләрне аерылышу хокукыннан мәхрүм итмәкчеләр
Җәмгыять

Ирләрне аерылышу хокукыннан мәхрүм итмәкчеләр

Татарстан канун чыгаручылары ир-атларны аерылырга гариза бирү хокукыннан мәхрүм итмәкче.

ТР Хөкүмәте Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә аерылу срогын 30 көннән 90 көнгә кадәр арттырмакчы. Шул рәвешле ашыгыч карар кабул итүдән сакланып булачак, ди түрәләр. Чөнки аерылышуларның күпчелеге ашыгычлык белән ясала.

Канун проекты яклау тапса, ирләр балага өч яшь тулганчы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре гариза яза алмый. Хәзерге балага бер яшь тулганчы аермыйлар. Моннан тыш, читтән торып аерулар да булмаячак.

Дәүләт Думасында әлегә аңлатма бирүче булмаса да, Татарстанда балалар балигъ булганчы бөтенләй аермаска ниятлиләр. Проект ноябрьдә карала.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50407

Фото: http://img1.vashgorod.ru/uploads/images/news/t5/f30757.jpg


Ирләр

Нет комментариев